Беларуста чагыштырмача мөселманнар аз яши. Аларның саны бер процеттан да азрак. Әмма алар әкренләп арта. Моңа бер яктан төрекләргә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка ислам илләре кешеләренә кияүгә чыккан беларус хатын-кызлары сәбәпче булса, икенче яктан – илгә килеп эшләүче мигрантлар йогынты ясый.
Беларус хакимияте Төрекмәнстан һәм Үзбәкстаннан мигрантларны даими җәлеп итә (узган ел эшкә дип илгә килгән мигрантларның яртысыннан күбрәге шушы илләрдән), шулай ук Һиндстан һәм Непалдан да килүчеләр бар. Пакыстаннан да эшчеләрне чакыру мәсьәләсе карала, анда да нигездә мөселманнар яши.
Шулай булуга карамастан, Беларус халкы, хәтта башкала Мински шәһәрендә дә мөселманнарга карата бик дустанә дип мөнәсәбәттә дип әйтеп булмый. Моны якын көннәрдә Беларус социаль челтәрләрендә булган бер хәл шактый ачык күрсәтте. Минскига Одессадан күченгән хатын-кыз мөселман яулыклары белән сәүдә итүче кибет ачуын игълан итте. Аның бу Threads-тагы посты тәнкыйть утына тотылды, гаепләүләр китте. Менә язуларның кайберләре:
- "Кибетнең адресын әйтегез, мин янында дуңгыз ите сатыла торган кибет ачарга тырышачакмын".
- "Ни өчен сез христиан иленә киләсез дә үзегезне эзәрлеклиләр дип зарланасыз? Әфганстан яки Мисырга барыгыз, анда сезне туганнар кебек кабул итәчәкләр"
- "Дөресен генә әйткәндә, минем комментарий тәнкыйди булуын теләмим, без барыбыз да кешеләр. Әмма зинһар өчен дингә кырын карауларсыз, бу нинди башбаштаклык, Әссәламу галәйкүм.
- "Әгәр мөселман илендә яшәүче христианнар өчен тәреләр, шәмнәр яки Олы көн күкәйләре сатсам, мине ташлар белән бәреп үтерәчәкләр дип тоемлыйм".
Хәзерге вакытта кибет турындагы пост астында дүрт мең ярым комментарий җыелган. Аларның барысы да тәнкыйди түгел — мөслимәне яклап язучылар да бар, шулай ук беларуслар тарафыннан күрсәтелгән түземсезлеккә гаҗәпләнүчеләр дә очрый.
БУ ТЕМАГА: Минскида борынгы татар мәчете урынына яңасы төзелдеБеларус милләтеннән булган Анна (иминлек өчен исем үзгәртелгән — ред.) ислам динен инде аңлы яшьтә кабул иткән. Ул гарәп илләренең берсендә яши, әмма вакыт-вакыт Беларуска кайтып яши. Хатын Азатлык Радиосының беларус хезмәтенә үз ватандашларының мондый нәфрәт күрсәтүенә һич гаҗәпләнмәвен сөйләде.
"Мин һич кенә дә аптырамыйм. Кызганычка каршы, беларуслар альтернатив фикерләрне кабул итәргә әзер түгел, шулай дип әйтик", — ди ул. Аның сүзләренчә, бу хәл мөслимәләрнең традицион киеме һәм чәчләрен каплап йөрүенә дә карый".
Анна сөйләвенчә, ул мөслимәләр яулыгына ямьсез карашны Минскида әле ун ел элек үк сизгән.
"Мин 15 ел инде хиҗаптан йөрим, — дип сөйли Анна. — Беларуста билгеле бер ширкәттә эшләдем. Һәм башка ширкәтләрдәге хезмәттәшләрем очрашулар вакытында миңа бик түбәнсетеп карый иде. Ачыктан-ачык итеп: "Сине аш бүлмәсеннән кем чыгарды?" диделәр. Һәм бу югары белемле кешеләр. Бик бер яклы караш. Гәрчә мин ике ел Беларус өчен Европа берлегенең христиан илендә эшләдем һәм анда беркемнең дә миңа карата сораулары булмады. Ә Беларуска кайткач күрдем: беларуслар мөселманнарга бөтенләй түзем түгел икән." Анна билгеләп үтүченчә, мөселманнар (татарлар, азәрбайҗаннар, чеченнар һәм башка милләт вәкилләре) Беларуста инде күптән яши, илдә берничә мәчет тә эшли. Әмма халыкның шактый өлешендә аларга карата мөнәсәбәт һаман да сакчыл, хәтта кайчак һөҗүмчән дә булып кала.
"Беларусларның мөселманнарны ни өчен кабул итмәвен аңламыйм, — дип дәвам итә Анна. — Мин һәрвакыт милли кодексыбыз — толерантлык һәм урталык дип уйлый идем. Әмма тулы нәфрәт һәм түземсезлек белән очраштым. Кемнеңдер яулык киеп йөрүенең нәрсәсе начар?"
БУ ТЕМАГА: Татарстаннан өмет өзгән Беларус татарлары мәчет төзүдә ярдәм сорап Чечняга мөрәҗәгать итәАннаның балалары да мөселман. Алар урысча сөйләшә, әниләренең христиан динендәге туганнары һәм дуслары белән аралаша. Әмма җәй көне малайлар Минскидагы ишегалдында уйнаганда, кимсетүле һәм сүгенү сүзен ишетәләр һәм аны әниләре белән сөйләшкәндә куллана башлыйлар. Анна моны йортта яшәүчеләрнең чатында язып, башка ата-аналарны балалары янында сөйләшкәндә саграк булырга чакыра. Реакция бик тиз килеп җитә.
"Икенче көнне барлык балалар ишегалдында футбол уйнаганда, минекеләр читтә утыра иде, — дип сөйли Анна. — Мин сәбәбен сорадым. Балалар аларны уенга башка катнаштырмауларын әйтте. Мин сәбәбен белергә тырыштым. Бер әни белән сөйләшкәндә артта торучы берәүдән: "Бу урыс түгелләрдән нәрсә көтәсе", — дигәнне ишеттем".
"Икенче юлы кемдер шаярып улымның шортысын шудырып төшергән. Ә мөселманнар арасында бу ир-ат өчен ярамый торган, бик түбәнсетүле гамәл. Балалар арасында сугыш купты, бер әни йөгереп килде. Мин моның безнең диндә нәрсә аңлатуын, ни өчен мондый реакция булуын аңлатырга тырыштым. Җавап итеп: "Әфганыстаныгызга олагыгыз", — дигән җавап ишеттем", — дип искә ала Анна.
Анна күп беларуслар дөньяны да, башка дин һәм милләт вәкилләрен дә бик аз белә дип билгеләп уза. Шул белеп бетермәү ксенофобиягә сәбәп булуы ихтимал.
"Беларуста традицион мөселман киеме киеп йөрүче дусларым бар. Әмма хатын-кызлар (мөселман киемендәге — ред.) Беларуста артык күзгә чалынмаска тырыша, — дип сөйли Анна. — Гәрчә Минскида мөселман хатын-кызлары өчен мәчеттә дә, Ислам мәдәни үзәгендә дә чаралар уза. Анда яшь кызлар гына түгел, ә өлкәнрәкләр дә йөри, Беларуста татар хатын-кызлары да шактый. Әмма "яулыклы" хатын-кызларның бары тик кайберләре генә актив иҗтимагый тормыш алып бара, кайдадыр йөри, ниндидер эшләр белән шөгыльләнә һәм үзләренең тышкы кыяфәтләренә карата башкаларның мөнәсәбәтенә тыныч карый. Ә кайберләре бөтенләй өйдән чыкмый: кешеләрнең тискәре карашы белән очрашырга теләмиләр".
Анна әйтүенчә, ул үзе дә берничә ел элек ачыктан-ачык дини күрәлмаучанлык белән еш очраша торган булган.
"Арттан "Аллаһу әкбар" дип кычкырып калырга мөмкиннәр иде", дип искә төшерә Анна. — Бәлки, шулай итеп мине рәнҗетәбез дип уйлыйлардыр.
БУ ТЕМАГА: Липка татарлары — кемнәр ул?"Threads-тагы пост һәм аңа реакция, билгеле, социологик мәгълүмат түгел. Әмма мин мөселман хатын-кызлары бикини киеп, бассейннарда йөзә торган гарәп илендә яшим. Һәм беркем дә аларны кимсетми!" — дип ассызыклый беларус кызы.
Анна Беларуста мөселман хатын-кызлар яулыгы сатыла торган кибет ачу идеясе турында уңай фикердә. Аның сүзләренчә, беларус мөслимәләре элек читтән генә алып кайткан киемне хәзер үз илләрендә үк сатып ала алачак.
"Кешеләр никаб киясе килә икән — киеп йөрсеннәр, бу аларның эше", — ди Анна. — "Кайбер кешеләр битләренә татуировка ясый, пирсинг — бу да аларның үз эше, теләсәләр - эшләсеннәр. Никапның начарлыгы нәрсәдә? Ни өчен без шундый кибет ача алмыйбыз? Безнең яулык яки яулыклар кибете кемгә һәм нигә комачаулый икәнен бөтенләй аңламыйм!"
Язманың ориганалы - Радыё Свабода.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!