Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли Шура җитәкчесе Васил Шәйхразиев Украинадагы оккупацияләнгән Луһански һәм Донецки "халык республикаларында" булган


Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

Элегрәк Васил Шәйхразиев Украинадагы сугышта татарның Русия ягында күпләп катнашуын татар тарихы өчен горурлык дип атады.

Дөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев фетнәчел Донецки "халык республикасында" Мәскәү билгеләгән Донецки башлыгы белән очрашып Шахтерлар сабан туен уздыру турында сөйләшкән.

Аңа кадәр Шәйхразиев фетнәчел Луһански "халык республикасы"нда булган һәм Русия хакимияте билгеләгән Лисичански шәһәр бүлгесе башлыгы Эдуард Сахненко белән очрашкан. Татар конгрессы телеграм каналы язуынча, Шәйхразиев Лисичански халкына һуманитар ярдәм дә тапшырган.

Билгеле булганча, Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен Татарстан төзекләндерә.

2022 елда узган Татар конгрессы Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итте, оешмаларның бер өлеше Татар конгрессыннан чыгачагын белдерде.

Элегрәк Васил Шәйхразиев Украинадагы сугышта татарның Русия ягында күпләп катнашуын татар тарихы өчен горурлык дип тә атады.

Шәйхразиев "барлык милләтләр дә лидерыбыз Владимир Путин тирәсендә нык берләште" дип тә сөйләде.

"Безнең егетләр арыслан кебек сугыша. Безгә бүген үлем генә җитми, безгә җиңү кирәк", диде ул.

Шул ук вакытта Русиянең Украинадагы баскын сугышында Татарстаннан һәлак булучы сугышчылар саны кимендә 6894 кешегә җитте. Бу әле Азатлык Радиосы ачыклый алган саннар гына.

Васил Шәйхразиев Милли шураны 2017 елдан җитәкли.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG